+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 октябрь 2021, 20:04

Пенсионерлар өчен нинди дәүләт ярдәмнәре бар?

Ә сез боларны беләсезме?

Пенсионерлар өчен нинди дәүләт ярдәмнәре бар?
Пенсионерлар өчен нинди дәүләт ярдәмнәре бар?

Башкортстанда 1 миллион 157 мең пенсионер яши, шуларның 142 меңе - 80 яшьтән өлкәнрәк.

80 яшькә җиткәч, пенсионерлар югары пенсиягә хокуклы. Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәсендә сөйләүләренчә, яңадан исәпләү өчен бернинди өстәмә гаризалар таләп ителми, барысын да автомат рәвештә эшләнәчәк.

Өлкән кешеләргә тагын нинди түләүләр каралган? Пенсионерларда нинди ташламалар бар? Шифаханәләргә бушлай юллама ничек алырга?

Милек һәм җиргә салым ташламалары бер генә объектка карый. Әгәр сезнең фатирыгыз һәм өегез бар икән, үзегез теләгәненә ташлама ала аласыз.

Җир өчен салым аның мәйданы 6 сутыйдан узса гына түләнелә. Моның өчен үз районыгызның салым хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

Инвалидларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, хәрби хәрәкәт ветераннарына, тылда эшләүчеләргә һәм блокадада булучыларга шифаханәләргә юлламаларны чират буенча бирәләр.

Социаль ярдәм алучы пенсионерлар һәм инвалидлар, коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар, күрү буенча 1нче группа инвалидлар Башкортстан һәм Русия буенча турларның бер өлеше өчен 8 мең сум яисә 12 мең сум ала.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә, инвалид-пенсионерларга, хезмәт ветераннарына һәм тагын кайбер категорияләргә торак-коммуналь хезмәт өчен ярдәм каралган.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр керемнең 18 процентыннан югары булса, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләргә, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга билгеләнә. Шулай ук түләүләр керемнең 16 процентыннан югары булса, бу ярдәм 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз пенсионерларга каралган.

Хезмәт ветераннары өчен түбәндәге түләүләр каралган:

республиканың атказанган хезмәткәре исеме өчен - 792,58 сум;

Русиянең яисә СССРның атказанган хезмәткәре исеме өчен - 1056,77 сум;

республиканың халык артисты, рәссамы исеме өчен - 1056,77 сум;

Русиянең халык артисты, рәссамы исеме өчен - 1585,15 сум.

Пенсионерлар өчен "Алга" картасы 600 сум тәшкил итә. Аның белән чиксез кулланырга мөмкин. "Бәхетле сәгать" акциясе ярдәмендә бер сәгать эчендә бер автобустан икенчесенә түләмичә күчеп утырырга мөмкин.

Фото: smi2.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: