-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 октябрь 2021, 12:39

Пенсияләр тагын да артачак

Балалы гаиләләргә дә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.

Пенсияләр тагын да артачак
Пенсияләр тагын да артачак

Русия Президенты Владимир Путин гражданнарга, барыннан да элек балалы гаиләләргә, ярдәм итүнең өстәмә чаралары булырга мөмкинлеген белдерде.

"Бу бюджет турындагы канунны кабул итү этабында да, аны үтәү барышында да мөһим. Үз вакытында, оператив рәвештә төзәтмәләр кертү, икътисадны, инфраструктураны һәм социаль өлкәне үстерү программаларына, мөмкинлек булганда - безнең гражданнарга, барыннан да элек балалы гаиләләргә, ярдәм итү өчен өстәмә чаралар күрсәтүне күз уңында тота", - дип билгеләде Президент.

Шулай ук ул, якындагы елларда пенсияләрнең артуы дәвам итәчәк, дип белдерде. Индексациягә акчалар бюджет проектына салынган, дип ассызыклады Путин.

Фото: lenta.ru

#владимирпутин

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: