+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 октябрь 2021, 10:35

Балаларның ялы хәвефсез булырга тиеш

13 октябрьдә Хөкүмәт утырышында республикада 2021-24 елларга балаларның ялы һәм савыктыру системасын үстерү концепциясе һәм аны тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды.

Балаларның ялы хәвефсез булырга тиеш
Балаларның ялы хәвефсез булырга тиеш
Утырыш Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүнең нәтиҗәле системасын үстерү социаль сәясәтнең мөһим өлеше булып тора.

- Мондый система сәламәтләндерүгә генә түгел, балалар һәм үсмерләрнең төрле яклап үсүенә дә, аларда тиешле ориентацияләрне формалаштыруга да эшләргә тиеш. Шулай ук балалар өчен хәвефсез ял итү өчен уңайлы шартлар булдыру мәсьәләсе дә төп мәсьәлә булып тора, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сузләренә караганда, Башкортстанда балалар ялы һәм савыктыру өлкәсе ел саен меңнәрчә кешене колачлый.

- Елдан-ел балаларны ял һәм сәламәтләндерү дәрәҗәсе арта бара, бу әлеге юнәлешнең кирәклеге турында сөйли. Шуңа бәйле рәвештә, республикада шәһәр читендәге стационар лагерьларның матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсе беренче урында кала, - диде Айбулат Хаҗин.

Башкортстанда шәһәр читендә барлыгы 93 стационар лагерь, 781 мәктәп яны лагере, 558 хезмәт һәм ял лагере, палаткалар төрендәге өч балалар лагере, төрле тематик юнәлештәге 46 профильле лагерь эшли.

Моннан тыш, шәһәр читендәге лагерьлар сегментында балаларның ял һәм сәламәтләндерү базарында дәүләтнеке булмаган сектор да тотрыклы эшли. Бүгенге көндә мондый лагерьларның гомум санында аның өлеше 25,8 процент тәшкил итә.

Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, тиешле документны кабул итү барлык идеяләрне системалаштыру зарурлыгына бәйле.

Концепциянең бурычлары - ял оешмалары инфраструктурасын модернизацияләү һәм үстерү; бу өлкәгә инвестицияләр җәлеп итү; балаларның ял итү оешмаларының ел әйләнәсендә эшләү тәҗрибәсен үстерү; тәрбия эшчәнлеге программаларын һәм сыйфатын күтәрү; ведомствоара бәйләнешне һәм социаль партнерлыкны үстерү, балаларның ял һәм сәламәтләндерү системасына финанс, кадрлар һәм башка ресурсларны җәлеп итү һәм башка бик күп юнәлешләр.

Концепция чараларын гамәлгә ашыру республикада балаларның тулы канлы ялы һәм сәламәтләндерүе өчен шартлар булдырырга, матди-техник базаны, лагерьларның кадрлар потенциалын ныгытуны, балаларны ял һәм сәламәтләндерүнең оештырылган формалары белән колачлауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: ryzhee-solnce.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: