+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 октябрь 2021, 14:20

Инвалидларга да эш бар

13 октябрьдә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән республика Хөкүмәте утырышында инвалидларны эшкә урнаштыру, шулай ук инвалидларны һәм белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны дәүләт ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Инвалидларга да эш бар
Инвалидларга да эш бар
- 2021 елда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә 3,5 мең инвалид мөрәҗәгать итте. Аларның ике меңгә якыны эшкә урнаштырылган, бу үткән елның 9 ае белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. - Эш бирүчеләргә стажерларның хезмәт хакын түләүгә чыгымнарны кайтаралар – 2021 елдан бу сумма ике тапкыр диярлек - 19,2 мең сумга кадәр арттырылган.

2021 елда республика бюджетында инвалидлар өчен 125 эш урыны булдыруга 11,1 миллион сум каралган. 107 эш урыны булдырылган инде, барлык урыннарга инвалидлар эшкә урнаштырылган. Субсидия алган очракта эш бирүче әлеге эш урынын ике ел дәвамында саклап калу бурычын үз өстенә ала.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, инвалидларның эш белән тәэмин ителешен арттырырга мөмкинлек бирүче төп чараларның берсе - эш урыннары квоталау.

– Республикада бу юнәлештә күрелә торган барлык чаралар да социаль характерда, – диде Андрей Назаров. - Алар гражданнарның социаль яктан аз тәэмин ителгән категорияләренә эшкә урнашырга һәм җаваплы эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Без инвалидларның мәшгульлеген арттырырга һәм аларны өстәмә керемнәр белән тәэмин итәргә тиеш.

Әйтик, агымдагы елның 1 сентябренә эш бирүчеләр тарафыннан квота исәбенә бүлеп бирелгән эш урыннарында инде 7 меңгә якын инвалид эшли. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм инвалидлар стажировка үткәрүнең нәтиҗәлелеген исбатлады. Аннан соң стажерларның 70 проценттан артыгы предприятиеләрдә беркетелә һәм сайлаган һөнәр буенча эшләвен дәвам итә. 2021 елга Башкортстан бюджетында чыгарылыш сыйныф укучыларына стажировка үткәрүгә 18,3 миллион сум каралган. Гомумән алганда, 365 чыгарылыш сыйныф укучысының стажировкасы оештыру планлаштырыла.

Фото:pravitelstvorb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: