+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
18 октябрь 2021, 14:55

Тернәкләндерү үзәкләре һәрдаим ачылырга тиеш

Бүген Уфада, Белоретта, Күмертауда һәм Нефтекамада 5 дәүләт тернәкләндерү үзәге эшләп килә, аларда мөмкинлекләре чикле балалар комплекслы реабилитация үтә.

Тернәкләндерү үзәкләре һәрдаим ачылырга тиеш
Тернәкләндерү үзәкләре һәрдаим ачылырга тиеш
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте. Аның сүзләренә ярашлы, республикада инвалид балалар саны арта. Соңгы елларда аларга социаль хезмәт күрсәтү төрләре дә артуга табан: әйтик, инвалид балаларны тернәкләндерү өчен сертификатлар кертелде, аларның көндезге мәшгульлеген тәэмин итү өчен үзәкләр ачыла.

Ленара Иванова чыгышында урыннарда инвалидларны тернәкләндерү бүлекчәләре ачу проблемасына тукталды. Министрлык үткәргән мониторингтан соң 32 муниципаль берәмлектә әлеге үзәкләрне оештыру өчен буш биналар булу ачыкланган. Аларның барысына да капиталь ремонт һәм тиешле җиһазландыру таләп ителә. Реабилитация хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсен хәл итүдә өстенлекле юнәлеш — бу эшкә социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларны җәлеп итү. Чарада муниципалитетларның аларга ярдәм итү зарурлыгы сызык өстенә алынды.

Фото: posobie.wiki

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: