- Республикада тормыш ситуациясе буенча «Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашу» гомумдәүләт стратегик башлангычны гамәлгә кертү өчен карарлар исемлеген булдыру өстендә стратсессия мәйданчыгында Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының структур бүлекчәләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләре, шулай ук тармак экспертлары, НКО хезмәткәрләре - InvestJob агентлыгы, Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды, Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге, «Твердая почва» (Улей) хәйрия фонды эшләде, - дип шәрехләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. Тормыш ситуациясе буенча «Хезмәт базары һәм мәшгульлеккә ярдәм» юнәлеше буенча «Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашу» төркемле эше өч төп этаптан тора: контакт нокталарын билгеләү һәм проблемаларны ачыклау; сервис, технологик һәм норматив характердагы карарларны эшләү; "юл картасы" проектын әзерләү.
Фото: pravitelstvorb.ru