-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 октябрь 2021, 10:55

Башкортстанда округ фестивале уза

23 октябрьдә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптация буенча "Вернуть детство" округ фестивален ачу тантанасы булды. Чарада катнашу өчен Башкортстан Республикасына Идел буе округының 14 төбәгеннән балалар һәм үсмерләр килде.

Башкортстанда округ фестивале уза
Башкортстанда округ фестивале уза

Чара Башкортстанның матур урынында урнашкан шифаханә базасында уза. Балалар өчен кызыклы ял программасы әзерләнгән: страус фермасында булу, кино карау, экскурсия, дискотека.

Конкурсантларны һәм аларның остазларын Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән аның урынбасары Олег Машковцев сәламләде: «Сез чыннан да талантлы һәм инде җиңүчеләр, чөнки үзегезнең төп бүләгегезне яуладыгыз - сезне Идел буе федераль округы төбәкләреннән фестивальнең финалына җибәрделәр. Шушы ике көн эчендә сез кунакчыл башкорт җирендә уздырачаксыз, сезгә салынган бөтен нәрсәне, иң яхшы белгәнегезне гамәлгә ашырасыз, дип ышанам. Минемчә, сезгә ошар. Һәркемгә җиңүләр һәм уңышлар гына телим!"

Фестивальне ачу тантанасы белән Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова котлады. Ул билгеләп үткәнчә, проектның округ этабында катнашу - һәр бала өчен киләчәккә мөһим адым.

24 октябрьдә фестивальне ябу, катнашучыларны бүләкләү һәм «Звезды ДЕТСТВА» балалар иҗаты конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты була.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: