-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 октябрь 2021, 13:55
Өлкән яшьтәгеләр өчен пансионат булачак!
Аны Чишмә районында ачмакчылар.
Өлкән яшьтәгеләр өчен пансионат булачак!
Башкортстанның Үсеш корпорациясендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен шәхси пансионат булдыру буенча инвестицион тәкъдим эшләнгән.
Бу Чишмә районының Тәпәреш авылында милек комплексы базасында 40 урынга исәпләнгән учреждение булыр дип көтелә. Анда пандуслар һәм лифт белән махсус җиһазландырылган бүлмәләр булачак. Проектны дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында тормышка ашыру тәкъдим ителә.
- Корпорация менеджерлары әзерләгән проект нигезендә, шәхси пансионатта яшәү ташламалы шартларда да, учреждениедә булган өлкән кешенең пенсиясенең бер өлеше исәбенә дә мөмкин булачак, - дип аңлатты Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Анда яшәүчеләрне яхшы карау оештырылачак, алар сыйфатлы туклану һәм барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителәчәк. Өлкән кешеләрнең дәвалау физкультурасы һәм төрле хобби белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Проектны тормышка ашыру уңай социаль-икътисади нәтиҗә бирәчәк. Бу - социаль хезмәтләрнең үтемлелеген арттыру, яңа эш урыннары, шулай ук бюджет акчаларын экономияләү һәм салым керемнәре.
Үсеш корпорациясе белгечләре исәпләп чыгарганча, проект бюджеты 7,9 миллион сум тәшкил итәчәк, ә аны тормышка ашыру өчен 3 ел кирәк булачак. Шул ук вакытта 19 яңа эш урыны булдырылачак. 15 елның исәп-хисап чорыннан чыгып, проектны тормышка ашырудан кергән табыш 92,6 миллион сум булыр дип фаразланган.
Кызыксынган инвесторларга Үсеш корпорациясе ярдәм күрсәтергә әзер. Бу һәм башка бизнес-кейслар белән
https://kr-rb.ru/
сайтында таныша яисә 7 (347)214-90-70 телефны буенча шалтырата аласыз.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде