-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 октябрь 2021, 14:40

Нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур?

Эш бирүчеләрнең кадрларга ихтыяҗларын фаразлауның автоматлаштырылган системасында сораштыру хезмәт базары ихтыяҗларын фаразлау чараларының берсе булып тора.

Нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур?
Нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур?
Бүген системада хезмәткәрләр саны 143066 кеше булган 1956 оешма арасында сораштыру үткәрелгән.

- Әмма бу бик аз, чөнки сораштырылучылар өлеше төбәк территориясендә теркәлгән оешмаларның гомум санының 2,4 процентын гына тәшкил итте. Алар барлыгы 80 меңгә якын, - ди гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. - Эш бирүчеләрдән порталда анкеталарны активрак тутыруларын сорыйбыз. Бу республиканың кадрларга булган ихтыяҗларын сыйфатлы фаразлауны формалаштыру өчен кирәк. Шулай ук башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, хакимият башлыклары ведомство карамагындагы территориядә теркәлгән барлык оештыру-хокукый милек формалары эш бирүчеләреннән мәгълүмат тапшыруны дәвам итүләрен сорыйбыз.

Быел 1 октябрьгә республиканың вакансияләр банкында буш эш урыннарының 71,2 процентын эшче һөнәрләр тәшкил итә. Шул ук вакытта теркәлгән эшсезләр составында республикада югары һәм урта һөнәри белемле гражданнар өлеше 63,9 процент.

Хезмәт базарындагы һөнәри квалификация дисбалансы социаль-икътисади үсешне тоткарлауда җитди факторларның берсе булып тора. Хезмәт базарында яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле килеп чыккан кризис күренешләре эшче көчләргә ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр дисбалансын тагын да кискенләштерде.

Республикада ел саен квалификацияле белгечләр һәм эшче кадрларга ихтыяҗны фаразлау эшкәртелә. Фаразны эшләгәндә икътисадның өстенлекле тармакларындагы предприятиеләр кадрларына ихтыяҗ максималь исәпкә алына. Фараз тиешле уку елына кадрлар әзерләү күләмен һәм республиканың белем бирү оешмалары арасында дәүләт йөкләмәсен билгеләгәндә дә исәпкә алына.

Исегезгә төшерәбез: эш бирүчеләрне сораштыру Башкортстан Республикасының кадрлар ихтыяҗларын фаразлау автоматлаштырылган системасында үткәрелә: http://personnel.bashkortostan.ru.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: