+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 ноябрь 2021, 16:50

«Сөт кухнясы» автолавкасы тагын ике торак пунктына киләчәк

Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан «Сөт кухнясы» автолавкасының маршрутына, продукция алучылар үтенече буенча, Күгәрчен районының Йомагуҗа авылы һәм Кырмыскалы районының Кабак авылы да кертеләчәк.

«Сөт кухнясы» автолавкасы тагын ике торак пунктына киләчәк
«Сөт кухнясы» автолавкасы тагын ике торак пунктына киләчәк

Бүгенге көндә әлеге торак пунктларда якынча 50 һәм 20 алучы кеше исәпләнә. Элек алар сөт продукциясен һәм коры катнашмаларны район үзәкләрендә - Морак авылында һәм Кырмыскалыда "Госаптека"да алганнар, аларга кадәр 40 километр барырга кирәк булган.

- Мобиль пункт маршрутын киңәйтү нәтиҗәсендә ике кече торак пунктта яшәүчеләр үз авылларында бушлай азык-төлек продуктлары ала алачак. Моннан тыш, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр дә, гариза язып, автолавкага күчәргә мөмкин, - дип билгеләп үтте сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Исегезгә төшерәбез: сөт продукциясе һәм коры катнашмалар ташучы автолавка агымдагы елның сентябрь башыннан Стәрлетамак юнәлешендә йөри башлады. Бүген ул 9 торак пунктны үз эченә ала, аларда аз керемле гаиләләрдән 400дән артык бала бушлай азык-төлек ала.

Фото: ravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: