+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 ноябрь 2021, 10:32

"Блокадниклар" пенсиясенә өстәп - 50 мең сум

Ил башлыгы Владимир Путин указына ярашлы, әлеге түләүләр ноябрьдә башкарылачак.

"Блокадниклар" пенсиясенә өстәп - 50 мең сум
"Блокадниклар" пенсиясенә өстәп - 50 мең сум

Ноябрь аенда Русия Пенсия фонды кайбер категория ветераннарга 50 мең сум түләячәк. Түләүләр автоматик рәвештә башкарылачак.

Президент указы нигезендә «Ленинградны саклаган өчен» медале, яки «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән ветераннарга түләүләр башланды.

"Финанслау тулы күләмдә тәэмин ителгән, аны „Ленинградны саклаган өчен“ медале һәм „Блокададагы Ленинградта яшәүче“ билгесе белән бүләкләнгән 75 ветеранга тапшыру 2 ноябрьдән башкарыла», - дип хәбәр итте Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров.

Пенсия фонды ветераннарга 50 мең сум акча күчерәчәк, акчалар ноябрь дәвамында пенсия һәм башка социаль пособиеләр белән бергә түләнәчәк.

Әгәр ветеран акчаны ноябрь аенда ала алмаса, аларны китерү автомат рәвештә киләсе айга күчереләчәк. Барыннан да элек бу тәртип пенсияне аларга почтальон алып килүчеләргә, шулай ук турыдан-туры почта бүлегендә алучыларга кагыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны тыл белән бәйләгән транспорт магистрале булган "Тормыш юлы" ачылуның 80 еллыгына багышланган бу ярдәм тиз арада башкарылачак.

Фото: www.vedomosti.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: