-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 ноябрь 2021, 14:20

Партия өлкәннәр турында кайгырта

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров пандемия чорында өлкәннәргә ярдәм итү турында чыгыш ясады.

Партия өлкәннәр турында кайгырта
Партия өлкәннәр турында кайгырта
13 октябрьдән республикада 65 яшьтән өлкәнрәк булган һәм вакцина ясатмаган гражданнар өчен үзизоляция режимы кертелде. Указ чыккан вакытта аларның саны 390 мең кеше тәшкил иткән.

- Безнең өлкән буын вәкилләрен вакциналауга стимуллаштыру өчен партиянең төбәк башкарма комитеты “Өлкәннәр турында кайгырту белән” акциясен башлап җибәрде, - диде Рөстәм Әхмәдинуров. - Әлеге акция кысаларында безнең волонтерлар «Безнең хәстәрлек» колл-үзәкләренә заявкалар буенча өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китерергә ярдәм итә. Өч атна эчендә аларга 10 меңгә якын мөрәҗәгать килде, шуларның яртысыннан артыгы канәгатьләндерелде. Волонтерлар аз мобильле өлкән яшьтәге гражданнарны вакциналау пунктларына илтә, табибларны ковид-үзәкләргә алып бара. Узган атнада аз керемле пенсионерларга "кайнар төшке аш" китерү башланды. Өлкән яшьтәгеләргә куар-кодларны алуда ярдәм итү, вакциналау буенча мәгълүмат тарату, кабул итү бүлмәләрендә кизү тору һәм башка эш алып барыла.

Акция кысаларында республиканың 17 муниципалитетында өлкән яшьтәгеләр өчен махсус вакциналау пунктлары ачылган. 28 октябрьдә һәм 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, аларда “Сәламәтлек посылкасы” дигән махсус акция үткәрелгән.

Тулаем алганда, Сәламәтлек саклау министрлыгы, шәһәр һәм район хакимиятләре белән берлектә максатлы эш 65+ категориясен вакциналау процентын шактый арттырырга мөмкинлек биргән. Әгәр 13 октябрьдә республикада әлеге категориянең 32 проценты гына вакцина ясатса, бүгенгә аларның саны (ревакциналануны исәпкә алмыйча) 44 процент тәшкил итә (яки 65 яшьтән өлкәнрәк булган 250 мең граждан).

Фото: bashkortostan.er

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: