+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 ноябрь 2021, 09:25

Русиядә һәр бала 100 мең сум акча алачак?

Бу илдә туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк, диләр.

Русиядә һәр бала 100 мең сум акча алачак?
Русиядә һәр бала 100 мең сум акча алачак?
Файдалы казылмалар чыгаруга җыелган салымның бер өлешен балигъ булмаган русиялеләр исәбенә күчерергә тәкъдим итәләр, дип яза RT, Социаль тикшеренүләр һәм гражданнар башлангычларын үстерү институты директоры Максим Петунин тәкъдименә сылтама ясап.

«Без закон дәрәҗәсендә киләчәк буыннар фондына ел саен файдалы казылмалар чыгаруга салымның 10 проценты күләмендә акча күчерү тәҗрибәсен теркәргә тәкъдим итәбез, аннан һәр бала үз счетына 100 мең сум акча алачак», - диелә Премьер-министр Михаил Мишустинга юлланган хатта.

Русиялеләр әлеге акчадан балигъ булганчы файдалана алыр дип көтелә. Петунин фикеренчә, яңа чара илдә туучылар санын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук ата-аналарда балаларының киләчәгенә карата ышаныч туачак. Басма мәгълүматларыннан күренгәнчә, Хөкүмәттә әлегә бу башлангычка бернинди дә реакция белдермәгәннәр, дип яза Татар-информ.

Фото:happi-person.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: