+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 ноябрь 2021, 14:50

Кем күп йөри, шул күп белә

Республиканың 3600дән артык пенсионеры "Башкортстанда озын гомерлелек" проектында катнашты.

Узган елның көзендә республикада өлкән буын гражданнары өчен "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проекты эшли башлады. Былтыр проектны финанслау күләме 5 миллион сум тәшкил итте: экскурсияләр агымдагы елның язында яңартылды һәм атна саен үткәрелде. 2020 елга каралган квоталар 2021 елга күчерелде һәм 3033 кеше тәшкил итте.

Проектның ике ел эшләү дәверендә анда төбәкнең 3648 пенсионеры, шул исәптән 2681е - быел, катнашкан.

- Туризм халыкның физик һәм интеллектуаль сәламәтлегенә яхшы йогынты ясый, шуңа күрә без барлык гражданнарны сыйфатлы һәм уңайлы ял итү мөмкинлеге белән тәэмин итү яклы. «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проекты өлкән яшьтәге кешеләр өчен актив сәяхәтләрне күз алдында тота – шушы ике ел эчендә проектта катнашучылар республиканың кызыклы туристик локацияләрендә булган, күпләре – беренче тапкыр. Һичшиксез, без бу практиканы дәвам итәчәкбез, - диде Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.

Проект программасы республика территориясендә җәяүлеләр һәм автобус экскурсияләре формасында төрле табигый һәм мәдәни-тарихи объектлар буенча бер һәм ике көнлек сәфәрне күз уңында тота. Быел 59 муниципаль берәмлектән килгән пенсионерлар «Янган-Тау» һәм «Торатау» геопаркларында, Уфа, Сибай, Бөре шәһәрләренең экскурсия программаларында һәм башка популяр туристик юнәлешләрдә булды.

Экскурсия сәяхәте пакетына турда катнашучыларны страховкалау, музейларга бару, Башкортстан Республикасы шәһәре/муниципаль районы буенча экскурсия (гид-экскурсовод белән) керә. Түләүсез туристик сәфәрдә ир-атлар - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән катнаша ала. Проект кысаларында Башкортстан буенча сәяхәткә елга бер тапкыр барырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Кем күп йөри, шул күп белә
Кем күп йөри, шул күп белә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: