-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 ноябрь 2021, 14:30

Раевканы бизәп торачак ул

Әлшәй районы үзәгендә заманча мәктәп төзелә. Бу бик тә шатлыклы күренеш, чөнки мәктәпкә ихтыяҗ бар, димәк, авылда яшьләр кала.

Раевканы бизәп торачак ул
Раевканы бизәп торачак ул

Район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Наил Хәйретдинов та шундый фикердә. Әйтергә кирәк, төбәктәге байтак төзелешләрнең башында торган кеше ул. Соңгы чорда гына, мәсәлән, район биләмәләрендә дистәләрчә социаль объект сафка басты. Вазыйфа биләүче кеше буларак, төзелүче объектларны ныклы күзәтүендә тота ул.
— Яңа мәктәп агымдагы елның җәендә төзелә башлады, — ди Наил Хәйретдинов. — Аңа кадәр әзерлек эшләре башкарылды, атап әйткәндә, проект-смета документлары тутырылды, җир участогы бүленде. Шунысы куанычлы, яңа мәктәп төзелеше “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу инде аның вакытында сафка басуына зур өмет бирә. Яңа объект районда алдынгы технологияләргә йөз тоткан заманча мәктәп булачагына да ышаныч бар. Төзүче буларак, шуны да белдерәсем килә – яңа мәктәпкә районда тиңнәр юк, ул Раевка авылының матур бизәгенә әвереләчәк.
Проекттан күренүенчә, яңа мәгариф учреждениесе 375 укучыга исәпләнгән. Мәктәп яны участогы бер гектардан артык мәйданны били. Бина өч катлы булачак, шунда ук хуҗалык блогын һәм ял зонасын урнаштыру күздә тотыла. Спорт мәйданчыгына да зур гына урын бирелгән. Проектта янә дә җылыту челтәрләре, янгынга каршы корылмалар булдыру каралган. Кыскасы, яңа мәктәптә бөтен уңайлыклар тудырылачак.
Әлеге вакытта төзелеш тулы куәтенә бара. Планлаштырылган эшләр графикка ярашлы алып барыла. Баш заказчы вазыйфалары йөкләтелгән “Главспецстрой” җәмгыяте үз йөкләмәләрен уңышлы башкара.

Айгөл Мөхәмәтдинова.
Әлшәй районы.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: