-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 ноябрь 2021, 17:45

Халыкны эш белән тәэмин итүчеләр дә укый

15 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы командасы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре җитәкчеләре Мәскәүдә «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен трансформацияләү» белем бирү программасы буенча укулар уза.

Халыкны эш белән тәэмин итүчеләр дә укый
Халыкны эш белән тәэмин итүчеләр дә укый

Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан оештырылган әлеге программа ике модульдән тора: онлайн-укыту һәм гамәли өлеш, анда төбәкнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен модернизацияләү проектлары өстендә эш алып барыла.

Безнең төбәк командасы актуаль темаларның берсен – Башкортстан Республикасы мисалында эш бирүчеләрне профильләштерү методикасын эшләүне сынап карауны сайлап алган.

Эш бирүчеләрне профильләштерү, оештыру-хокукый формасына, икътисади эшчәнлек төренә, финанс-икътисади хәлгә, хезмәт шартларына, хезмәт хакы дәрәҗәсенә һәм башка параметрларга карап, аларны төркемнәргә бүлү мөмкинлеге бирәчәк.

Тәкъдим ителгән профильләштерү проекты урындагы мәшгульлек үзәкләренә уртак эшчәнлекне яхшырту өчен нинди сервислар тәкъдим итәргә яки эшләргә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирәчәк. Заманча технологияләр - эш эзләүчеләргә туры килә торган вакансияләр, ә предприятиеләргә кирәкле белгечләр табарга ярдәм итәчәк.

Киләчәктә проектны төбәк территориясендә гамәлгә кертү планлаштырыла.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: