-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 ноябрь 2021, 09:15

Вакцина ясаткан пенсионерларның пенсиясенә өстәмә вәгъдә итәләр

Ноябрь аенда кайбер пенсионерлар пенсияләренә өстәмә акча алалачак.

Вакцина ясаткан пенсионерларның пенсиясенә өстәмә вәгъдә итәләр
Вакцина ясаткан пенсионерларның пенсиясенә өстәмә вәгъдә итәләр
Акчалар COVID-19дан прививка ясаткан 65 яшьтән өлкәнрәк русиялеләргә күчереләчәк, дип хәбәр итә «Халык яңалыклары».

Акча пенсия килә торган счетка керәчәк.

Түләү алуга 2021 елның 1 сентябреннән соң вакциналанган пенсионерлар хокуклы.

Шулай ук акчаны элек прививкаланган өлкәннәргә дә түләргә вәгъдә итәләр.

Түләү күләме пенсионерның яшәү төбәгенә бәйле булачак. Әйтик, Чукоткада яшәүче пенсионерларга - 4әр, ә Курск өлкәсендә яшәүчеләргә - 3әр мең сум акча күчерелгән.

Мәскәү халкы бүләк җыелмалары алачак, аларны шулай ук 10 мең сумга алыштырып булачак.

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: