+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 ноябрь 2021, 20:42

65+ аерым игътибар үзәгендә

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров «Өлкәннәр турында кайгыртучанлык белән» акциясе кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен вакциналау буенча махсуслаштырылган пункт эше белән танышты.

65+ аерым игътибар үзәгендә
65+ аерым игътибар үзәгендә

Визит барышында ул вакциналанучылар белән дә аралашты һәм гражданнарның сорауларына җавап бирде.

- Коронавирус белән авырган вакытта аеруча куркыныч зонада булган өлкән буын кешеләренә зур игътибар бирергә тиешбез. Алар өчен вакциналануның аерым пунктларын оештыру - гражданнар агымын бүләргә һәм уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирүче кирәкле чара. Өлкән буынның кайгыртучан кулларда булуын күрү хәерле, - диде Андрей Назаров.

Башкортстанда халыкны вакциналау эше ышанычлы темпларда бара. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый махсус пунктларны ачу 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен вакциналау процентын шактый арттырырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, соңгы атнада алар арасында вакциналау күләме 32дән 51 процентка кадәр арткан. Бүгенге көндә Башкортстанда 51 шундый махсус пункт эшли. Көн саен аларда 2,5-3 мең граждан прививка ясый. Һәр махсуслаштырылган пунктта гражданнар өчен 65+ табиб лекцияләре үткәрелә, бүләкләр тапшырыла.

Шулай ук чара кысаларында Андрей Назаров рәислегендә Евразия халыклары ассамблеясенең Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең эш киңәшмәсе узды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: