

“Сөт кухнясы” челтәрен үстерүне дәвам итәбез. Аларны без өч ел элек диярлек янә тергезергә булдык, һәм бу вакыт эчендә җиде җитештерү мәйданчыгы эшләтеп җибәрдек. Алар Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Белорет, Сибай һәм Үрге Кыйгы авылларында урнашкан. Шулай ук барлык муниципалитетларда 140 тапшыру пункты эшли.
Безнең Башкортстанда бушлай сөт продукциясен аз керемле гаиләләрдән 23 400 бала, 39 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук 404 йөкле хатын-кыз һәм имезүче әни ала.
Күптән түгел "Сөт кухнясы" линейкасында яңа эремчек барлыкка килде. Ул, алдагы сериядәге эремчек кебек үк, табигый продуктлардан әзерләнә, бик файдалы һәм тәмле.
Мөмкинлек барлыкка килгән саен үзебезнең тарату пунктлары челтәрен киңәйтергә, ә киләчәктә республиканың барлык районнарын үз продукциябез белән тәэмин итәргә планлаштырабыз.
Бу юнәлешне бик перспективалы һәм мөһим дип саныйм, балалар һәм аларның әниләре сәламәтлеге - барысыннан да өстен”, - ди республика җитәкчесе.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләреннән.