Бәйрәмгә чакырылган аналар районыбызның төрле авылларында яшәсәләр дә, аларның проблемалары уртак: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар үстерәләр. Мондый очрашуларның да файдасы зур: рәхәтләнеп аралашырга, киңәшләшергә, тормыш мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арынып торырга булышлык итә. Әлеге очрашу да барлык саклык таләпләрен үтәп, җылы шартларда узды.
Район мәдәният сараена килеп кергән тантана сәбәпчеләрен Балалар сәнгать мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары һәм тәрбияләнүчеләренең картиналар күргәзмәсе каршы алды. Аларның һәммәсеннән җылылык, нур бөркелә диярсең, бу аңлашыла да: сурәтләрдән балаларын кочагына алган аналар елмаеп карап тора.ж
Мәдәният йортының икенче катында кунакларны тагын да мавыктыргыч күренешләр – кул эшләре күргәзмәсе каршы алды. Ниләр генә юк анда: картиналар, уенчыклар, сувенирлар, бизәнгечләр. Биредә районда яшәп иҗат итүче кул осталарының эшләре белән танышырга, осталык дәресләрендә катнашырга, психолог киңәшләрен алырга һәм күптән күрешмәгән танышлар белән рәхәтләнеп аралашырга да мөмкин булды.
Чараның алдагы өлеше табын артында район Мәдәният сарае артистларының моңлы җырлары белән үрелеп дәвам итте. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева үз чыгышында бар назларын балаларга бирүче бу олы йөрәкле аналарга тирән рәхмәт сүзләрен белдерде.
Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжының Инклюзив һөнәри белем бирү ресурс үзәге мөдире Гөлнара Нәфыйкова һәм педагог-психолог Динар Яхшыбаев та әниләрне бәйрәм белән котлап, мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәр сайлауда, шулай ук инвалид-студентларга уку барышында ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Табын артында утырган гүзәл затларның һәрбересе зур ихтирамга лаек: түземлелек үрнәге алар, балалары өчен ныклы терәк-таяныч. Һәр әнинең үз тарихы, үз язмышы, ләкин алар авырлыкларга зарланмый. Иң мөһиме – сабыйлары исән-сау булсын, дигән теләк белән яшиләр. Әлеге чарага җыелучылар да мондый җырлы-моңлы бәйрәм кунаклары булу мөмкинлегенә сөенеп утырды, “үзенчәлекле” бала тәрбияләүче аналарны игътибардан читтә калдырмаганнары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.