+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 Ноября 2021, 12:00

Халыкка робот җавап бирәчәк

Уфа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Telegram мессенджеры базасында чат-бот эшләтеп җибәрде.

Халыкка робот җавап бирәчәкХалыкка робот җавап бирәчәк
Халыкка робот җавап бирәчәк

Виртуаль ярдәмче гражданнарның сорауларына тиз арада җавап бирә һәм кулланучыларга мәшгульлек үзәге хезмәтләре турында сөйли ала.

- Виртуаль консультантны эшләтеп җибәрү дәүләт хезмәтләренең үтемлелеген арттыра һәм гражданнарга максатлы ярдәм алу өчен мөмкинлекләрне киңәйтә. Мондый ярдәмчеләрне гамәлгә кертү контакт үзәге белгечләрен шактый бушатырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта гражданнар кирәкле мәгълүматны һәрвакыт җиңел һәм тиз ала, – ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Каналны эшләтеп җибәргәннән соң, аннан 180гә якын кеше файдаланган. Кулланучылардан 319 мөрәҗәгать кабул ителгән, мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан консультацияләр бирелгән.

Ассистент-роботны @czn_ufa_bot исеме буенча эзләргә яки Уфа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең рәсми телеграммында табарга була: t.me/czn_ufa.

Сервис тәүлек буе эшли. Кызыксындырган мәгълүмат алу өчен тәкъдим ителгән исемлектән сайларга һәм тиешле төймәгә басарга кирәк. Сервис менюсында гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге бар.

Әйтик, виртуаль ярдәмчедән пособиенең актуаль күләмен һәм аны билгеләү тәртибен белергә мөмкин. Кирәк булганда чат-бот кулланучыны мәшгульлек үзәге белгеченә тиз арада күчерәчәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас