+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 декабрь 2021, 10:05

Стажировкадан соң эшкә урнашуы җиңелрәк

Ел башыннан Башкортстан Республикасының мәшгульлек үзәкләре уку йортларын тәмамлаган 380дән артык кешене стажировкага җибәргән.

Узган ел 443 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм 309 инвалид стажировка үткән, 127 эш урыны булдырылган. 2009 елдан стажировкада барлыгы 15,5 меңгә якын яшь белгеч катнашты.

- Эш бирүчеләрне инвалидларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә алуга стимуллаштыру чараларына республика бюджетында 32 миллион сум каралган. Чараларны тормышка ашыру социаль яклауга мохтаҗ категорияләрдәге эшсез гражданнарны эшкә урнаштырырга өстәмә мөмкинлек бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценттан артыгы һәм инвалидларның 60 проценты стажировка узганнан соң эшкә урнаша, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Яшьләр өчен әлеге чарадан мөһим өстенлекләр булып яшь кешенең практик тәҗрибә алуы, шулай ук үзен алган һөнәре буенча квалификацияле белгеч буларак танытуы тора. Стажировкада катнашу вакыты 6 айдан да артмый.

Эш бирүчеләргә аларның стажерларның хезмәт хакын түләүгә киткән чыгымнарын: минималь хезмәт хакы күләмен һәм хезмәткә түләү фондына исәпләүләрне (2021 елдан – 19,2 мең сум) кире кайтаралар. Инвалидларны эшкә алуны дәртләндерү максатларында 2017 елдан башлап инвалидларны стажировкалау гамәлгә ашырыла, әлеге елларда анда 600дән артык инвалид катнашты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Стажировкадан соң эшкә урнашуы җиңелрәк
Стажировкадан соң эшкә урнашуы җиңелрәк
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: