

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә киңәшмә узды, анда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, әлеге категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре республика Хөкүмәтенең даими контроле зонасында. Быел ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә 953 миллион сум юнәлтелгән, бу 700дән артык кешене торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Әмма, аның сүзләренчә, бу җитәрлек түгел.
- Кызганычка каршы, без ятим балалар санының елдан-ел тотрыклы үсүен күрәбез, шул ук вакытта торак белән тәэмин ителергә тиешле балалар саны тәэмин ителгәннәр саныннан 14 процентка артып китә. Бу ел башына ятим балалар исемлегендә 7 меңнән артык кеше тора иде, шуларның 4,5 меңе - балалар. Безнең бурыч - якындагы елларда бу проблеманы тулысынча хәл итү. Республика Башлыгы Радий Хәбиров киләсе елдан финанслау күләмен ел саен 572 миллион сумга арттырырга дигән карар кабул итте, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр, шулай ук, өстәмә рәвештә торакның гомум мәйданының 1 квадрат метрының уртача базар бәясе республика буенча 42 мең сумнан 72 мең сумга кадәр артачак, дип өстәде. 2025 елга кадәр ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча җыелган бурычларны этаплап бетерү программасы раслау стадиясендә.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров Башкортстан Төзелеш министрлыгына 2025 елга кадәр ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча җыелган бурычларны бетерү программасын эшләп бетерергә һәм 2022 елның февралендә ахыргы вариантны тәкъдим итәргә кушты.
- Хәзер республикада ятим балаларны торак белән тәэмин итү бик акрын бара. Хөкүмәт һәм муниципалитетлар җитәкчеләренең уртак бурычы - бу эшне яңа дәрәҗәгә чыгару. Шуңа күрә яңа программа әлеге проблеманы тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк радикаль яңалыкларны үз эченә алырга тиеш. Бу - безнең өстенлекле бурычларның берсе, - дип ассызыклады Премьер-министр.