+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
13 декабрь 2021, 11:40

Башкортстанга яшәргә килергә теләүчеләр саны арта

Агымдагы елдан башлап республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына миграция өлкәсендә башкарма хакимият органнары, урындагы үзидарә органнары һәм кызыксынган ведомстволар эшчәнлеген координацияләү буенча вәкаләтләр беркетелгән.

Башкортстанга яшәргә килергә теләүчеләр саны артаБашкортстанга яшәргә килергә теләүчеләр саны арта
Башкортстанга яшәргә килергә теләүчеләр саны арта

Башкортстанстат мәгълүматлары буенча, халыкның миграцион кимүе 2014 елдан күзәтелгән. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бәян итте.

Слайдтан күренгәнчә, республикадан халыкның максималь агымы 2018 елда (- 8858 кеше) теркәлгән. Агымдагы елда сигез ел эчендә беренче тапкыр уңай тенденция күзәтелә. Гыйнвар-сентябрь айларында халыкның гомум миграция үсеше 4302 кеше тәшкил итте, бу чорда республикадан читкә китүчеләр саны – 31 мең кеше, элекке яшәү урыннарын Башкортстанга алыштыручылар 35,3 мең кеше тәшкил итте, республика эчендә 69,1 мең кеше миграцияләнде.

Территорияләр буенча 9 муниципаль районда һәм 4 шәһәр округында миграцион үсеш күзәтелә. Соңгы ике елда республика вузларында чит ил студентлары саны 1,5 тапкыр арткан.

Төбәк хезмәт базарында һәм миграция торышында уңай тенденцияләр, һичшиксез, төбәк икътисадының акрынлап җанлануы, республиканың инвестицион потенциалын алга этәрү, аның инвестицион климатын яхшырту, эшлекле активлыкны үстерү, шәһәр мохитен яхшырту, мәктәпне тәмамлаучыларның республика вузларына керә алуын арттыру нәтиҗәсе булып тора.

“Әмма, бу әлегә “сак оптимизм”. Миграция хәлен яхшырту буенча эш дәвам итәчәк. Төбәкара миграция белән республиканың башка төбәкләре белән чиктәш территорияләрдә ныклап шөгыльләнергә, әлбәттә, белем бирү системасын үстерергә кирәк. Уфада югары уку йортлары арасында студентлар кампусын төзү һәм киләчәктә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәген төзү бу юнәлештә төп этәргеч булачак”, — диде Ленара Иванова.

Радий Хәбиров иң элек республикада мәшгульлек үзәкләренең җитди эше өчен рәхмәт белдерде. “Эш урыннары артты, хәзер эшнең сыйфатына игътибар итү зарур. Чит ил студентларын укуга җәлеп итү — перспектив юнәлеш. Кампус төзү моңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта мин сезнең “сак оптимизм” дигәнегез белән дә килешәм. Ләкин бу хакта саннар үзләре сөйли. Күрсәткечләр яхшы”, — диде төбәк җитәкчесе.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас