- Яңа ел алдыннан без инде традиция буенча республикабызның искиткеч һәм ныклы гаиләләре белән очрашабыз. Сез гаилә традицияләре, тәрбия, җаваплы ата-ана үрнәкләрен күрсәтәсез. Без сезгә моның өчен бик рәхмәтле! – дип, катнашучыларны Ленара Иванова сәламләде.
Быел «Ел гаиләсе» конкурсында Башкортстанның 32 районыннан һәм шәһәреннән 87 гаилә катнашты.
Салават районыннан Хәйрисламовлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенрусия конкурсында «Яшь гаилә» номинациясендә җиңү яулады. Очрашуда гаилә башлыгы Айбулат Айсуак улы ике баласы белән катнашты. Ирина Ринат кызы - тормыш иптәше килә алмады, чөнки узган атнада (7 декабрьдә) аларның гаиләсендә тагын бер сабый туган.
Мәләвез районыннан Мәхмүтовлар гаиләсе республика конкурсында «Алтын гаилә» номинациясендә җиңде. Зиннәт Низам улы һәм Фәүзия Сибәгать кызы 50 елдан артык бергә, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Авылның иҗади тормышында, шулай ук масштаблы район чараларында актив катнашалар. Зиннәт Низам улы - күп тапкырлар башкорт халык җырларын башкаручылар конкурслары җиңүчесе. Бүген дә ул җыелучылар алдында үз талантын күрсәтте.
Маликов-Дербеневлар гаиләсе тантанага Краснокама районыннан килгән. Алар «Күпбалалы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган, 28 бала тәрбияли, шуларның 23е - тәрбиягә, 5се уллыкка алынган. Гөлсирин Фәйзулла кызы «Солнышко» тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы рәисе, Әис Назыйф улы умартачылык белән шөгыльләнә, үз пилорамасы бар.
Бишбүләк районыннан Сираевлар гаиләсе - «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүчеләр. Ул һәм кыз үстерәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Шулай ук Газиз Рифгать улы һәм Зөлия Дамир кызы «Үрнәк ал» конкурсында 2020 елда «Әтиләр чишмәсе» проектында җиңүче булдылар. Шәхси кертемнәр һәм уртак хезмәт нәтиҗәсендә Веселая Роща авылы янындагы чишмә территориясен тулысынча реконструкцияләгәннәр.
Чакырылучылар арасында Ишембай районыннан балалар белән Гөлфәйрүз Абзалкан кызы Исмәгыйлева да бар иде. Кызганычка каршы, Ишбулды Миңнегәрәй ул - гаилә башлыгы - тантанага килә алмаган. Исмәгыйлевләр «Идел буе округының уңышлы гаиләсе» округ конкурсында республика данын яклады һәм «Иң тату гаилә» номинациясендә җиңүче булдылар.
Бәйрәмгә чакырылган балалар өчен әкият персонажлары белән Яңа ел тамашасы оештырылды.