

Бүлек 1 654 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинада урнашкан һәм 72 койка-урынга исәпләнгән. Интернат директоры вазыйфасын башкаручы Айрат Әхмәров хәбәр иткәнчә, биредә Ишембай районыннан һәм якындагы муниципалитетлардан 63 кеше яши. Бу - пенсионерлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр. Алар тиешле медицина һәм көнкүреш ярдәме, социаль хезмәтләр алалар.
Радий Хәбиров өлкән яшьтәге кешеләрнең нинди шартларда яшәвен карады, учреждение ихтыяҗлары белән кызыксынды. Төбәк җитәкчесе шулай ук социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга нык сәламәтлек теләде һәм бүләк - ял бүлмәсе өчен телевизор тапшырды.
- Бүлек бинасы ремонт таләп итә, без аны, һичшиксез, 2022 елда эшләячәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Кешеләрне борчыган барлык сорауларны игътибар белән өйрәнеп, һәрберсе буенча карар кабул итәрбез.
Фото: glavarb.ru