Кем генә булмасын, һәр кеше хаклы ялга чыкканнан соң, үзе озак еллар хезмәт салган предприятиене, бергә эшләгән коллегаларын сагынып яши. Шуны күз уңында тотып, 2012 елда “Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” компаниясендә “Мәрхәмәтле йөрәкләр” корпоратив волонтерлык хәрәкәте флагы астында “Кыш бабай бүләге” дип аталган акция җәелдерделәр. Биредә бүгенге көндә дә компаниянең барлык бүлекчәләре хезмәткәрләре катнаша.
Меңләгән хезмәткәрләр, приютлардан, балалар йортларыннан, социаль-тернәкләндерү үзәкләреннән йөзләгән баланы бүләкләр белән тәэмин итә. Хәзерге вакытта компаниядә 500дән артык актив волонтер эшләсә, хәйрия ярдәмен җыюда катнашучы волонтерлар ун меңнән артык исәпләнә. Алар балаларга, ветераннарга ярдәм итә, экологик һәм спорт юнәлешендәге, шулай ук донорлык проектларында катнаша.
Узып баручы елда пандемия шартларында “Башнефть” волонтерлары барлык санитар һәм эпидемиологик таләпләрне үтәп, проектлар үткәреп, үз эшчәнлеген дәвам итте. Белем көне алдыннан “Мәктәпкә бүләк” акциясе үтте. Хезмәткәрләр мәктәп кирәк-яраклары, форма, көндәлек кием-салым, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен уку әсбаплары туплаган.
Декабрь аенда – Яңа ел алдыннан хезмәткәрләр балаларның хыялын тормышка ашырырга булыша һәм “Кыш бабай бүләге” акциясенә старт бирә. Компания республикабыздагы, шулай ук Төмән һәм Нарьян-Мар шәһәрләрендә урнашкан 25 балалар учреждениесенә шефлык итә.
Өлкән буынга ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар волонтерлык хәрәкәте өчен аерым әһәмияткә ия. Җиңү көне алдыннан “Башнефть” җитәкчелегенең һәм волонтерларның бөтен гомерен нефть тармагына багышлаган Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл эшчәннәре белән очрашулары матур традициягә әйләнде.
“Йөрәк җылыбыз – ветераннарга” волонтерлар хәрәкәтендә 100 актив волонтер эшли. Быел да алар Яңа ел алдыннан 135 сугыш ветеранына, компаниянең элекке хезмәткәрләренә бүләкләр тарата. Алар арасында тыл эшчәннәре, блокада кичерүчеләр бар. Азык-төлек җыелмасына “Башнефть” компаниясенең генеральный директоры Хәсән Көрәш улы Татриевның котлау открыткасы да салынган. Фронтовиклар мондый очрашуларда сугыш елларын искә ала, “Башнефть” предприятиесендә эшләгән вакытны хәтергә төшерә. Ветераннар өчен, бүләкләрдән дә бигрәк, аларга күрсәтелгән игътибар, берничә минут кына булса да яшь коллегалары белән аралашу мөһим.
Бу көнне волонтерлар Социалистик Хезмәт Герое Мидхәт Хафизов янына килде. Осталар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Мидхәт Габдрәуп улы Яңа Уфа нефть эшкәртү заводында технологик җайланма операторы ярдәмчесе булып эшли. Шуннан армиягә алалар. Хезмәтен тутырып, заводка кайта. Хезмәт баскычлары буенча, оператор ярдәмчесе, оператор, өлкән оператор, җайланмага идарә итүче вазыйфасына күтәрелә. Ике ел Болгария Халык Республикасында командировкада булган, Бургас нефть химиясе комбинатында хезмәттәшләренә бензол җитештерүне проект көченә чыгаруда ярдәм иткән. Производстводан аерылмыйча нефть институты технология факультетының кичке бүлеген тәмамлый. 44 яшендә Социалистик Хезмәт Герое була. 45 яшендә “СССРның Мактаулы
нефтьчесе” исеме бирелә.
Ветеран Владимир Медведевның тетрәндергеч сугыш еллары, 16 яшендә оккупациягә эләгеп, Германиягә әсирлеккә алып китүләре, анда шахтада эшләп, берничә тапкыр качарга тырышуы, ләкин, тотылып, концлагерьга элегүе, бары тик сугыш тәмамлангач кына азат ителүе турында сөйләвен тыңлаганда күзләргә яшьләр тула.
– Волонтер булу — җаваплы эш. Без үзебезнең компанияне аякка бастырган өлкән хезмәттәшләребезгә тиешле игътибар күрсәтергә тиеш. Бүген шундый зур нәтиҗәләргә ирешкән компаниядә эшләвебез өчен аларга рәхмәтлебез. Без бу акциядә актив катнашабыз. Өлкән яшьтәге кешеләр безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, — ди волонтер Азамат Хәкимов.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел “Башнефть” “Без бергә” халыкара волонтерлар премиясендә “Кешеләргә ярдәм” номинациясе буенча җиңүче булды.
Ничек кенә булмасын, волонтерлар ветераннарда бәйрәм кәефе тудыра. Чыннан да, аларга булган игътибар, хөрмәт һәркем күңелендә яшәргә тиеш.
Лилия Галина.