Яңа фатир ачкычларын район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров “ятим” статусына ия ике райондашыбызга тапшырыды.
Шуларның берсе – Прибельский авылыннан Эльмира Кавиева. Бәләкәй чагында ук фаҗигале хәл нәтиҗәсендә ул әти-әнисез торып кала һәм нәнәсе тәрбиясендә үсә. Хәзер Эльмирага 24 яшь. Ул вахта ысулы белән читтә эшләп йөри. "Үз йортың булуга җитәме соң?! Бу - бик зур бүләк", - ди кыз, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Шундый ук бүләккә Регина Плаксицкая да ия булды. Әлеге вакытта ул Ырынбур өлкәсендә яши һәм туган районына күченергә ниятли. Биредә балалар өчен дә барлык шартлар бар, хәзер инде фатирлы да булдылар.
Узган елда Кырмыскалы районында “ятим” статусына ия алты кеше торак белән тәэмин ителсә, 2022 елның беренче аенда тагын җиде кешегә зур бүләк – яңа фатир ачкычлары тапшырылачак.
Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.