Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 гыйнвар , 16:20

Мәшгульлек үзәгендә ремонт тәмамланды

Бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә урнашкан Төньяк-көнбатыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2022 елгы модернизацияләү проектын тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт тәмамланды.

Мәшгульлек үзәгендә ремонт тәмамланды
Кадрлар үзәге «Русиядә эш» бренды астында эшләячәк.

Финанслау күләме 13,9 миллион сум тәшкил итә, шуның 13,7 миллион сумы – Башкортстан бюджеты акчалары.

- Республика Башлыгының «2024 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында» Указы һәм «Демография» гомумәүләт проекты нигезендә безгә 2024 ел азагына кадәр республикада барлык заманча таләпләргә җавап бирүче 5 мәшгульлек үзәге булдырырга кирәк, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Үзәктә бинаны, керү төркемен эчке бизәкләү эшләре тәмамланган, видеокүзәтү һәм сак сигнализациясе урнаштырылган. Үзәк директоры Людмила Акулова сүзләренә караганда, бинаның фасадын эшлисе, хезмәткәрләрнең эш урыннарын, гражданнар һәм эш бирүчеләр өчен кунак зоналарын, төркем консультацияләре урыннарын җиһазландырасы калган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Башкортстан Республикасында мәшгульлек хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла, алар халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары эшчәнлеген оештыруга бердәм таләпләр кертүне күз алдында тота.

Үзгәртеп коруларның төп максаты - мәшгульлек хезмәте эшен эш эзләүчеләргә дә, эш бирүчеләргә дә максималь нәтиҗәле һәм уңайлы итү.

Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева