

- Безгә инвалидлыгы булган кешеләргә кирәкле һөнәри белем алу, алга таба эшкә урнашу һәм хезмәт базарында аларның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен максималь мөмкинлекләр тәэмин итәргә кирәк, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Ул эшкә яраклы инвалидлар буенча мәгълүматлар китерде, алар 21 процент тәшкил итә, бу Русия Федерациясе һәм Идел буе федераль округындагыга караганда түбәнрәк, дип билгеләп үтте.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләгәнчә, республика мультиүзәге Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә шундый ук үзәк үрнәгендә оештырылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru