+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
18 гыйнвар 2022, 07:55

Уфада коммуналь хезмәткәрләренең эш хакын арттырачаклар

18 гыйнварда шәһәр хакимиятендә оператив киңәшмәдә коммуналь хезмәтләрнең кайбер хезмәткәрләренә эш хакын арттыру турында Уфа мэры Сергей Греков хәбәр итте.

Уфада коммуналь хезмәткәрләренең эш хакын арттырачакларУфада коммуналь хезмәткәрләренең эш хакын арттырачаклар
Уфада коммуналь хезмәткәрләренең эш хакын арттырачаклар


Аның сүзләренчә, башкала хакимияте шәһәрне җыештыруда эшләүчеләргә хезмәт хакын күтәрү өчен акча тапкан.

«1 февральдән юл эшчеләренең, механизаторларның, шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы системасы машина йөртүчеләренә хезмәт хакы артачак», - диде Сергей Греков.

Шәһәр мэры, хезмәт хакы күтәрелгәннән соң, юл эшчеләренең дә, механизаторларның да штатлары тулы булырга тиеш, дип ассызыклады.

Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, механизаторларга хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсен карау өчен шәһәргә ике атна биргән иде.

“Уйлап карагыз, хезмәткәрләрне нәрсә белән җәлеп итәргә мөмкин. Бу авыр эш, шуңа күрә стимуллар кирәк. Бәлки, кайдадыр бу тулай тораклар, кайдадыр торак, укыту булыр, кайдадыр хезмәт хакын арттырыр. Монда комплекслы эшләргә кирәк», - диде ул чакта Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас