+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 гыйнвар 2022, 12:25

Үзмәшгульләр саны арта

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, 1 гыйнварга Башкортстанда һөнәри керемгә салым түләүче 77 мең субъект теркәлгән. 2020 елдагы белән чагыштырганда, күрсәткеч 48 меңгә арткан.

Үзмәшгульләр саны арта
Үзмәшгульләр саны арта

– Үзмәшгульләр, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кебек үк, дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Бу категория гражданнарга Башкортстанда эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудырыла. Аерым алганда, ярдәм итүнең финанс инструментлары – ташламалы кредитлар, микрозаймнар, муниципаль субсидияләр. «Минем бизнес» үзәге офисларында үзмәшгульләр финанс мәсьәләләре буенча консультация алала, – диде Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Былтыр Башкортстан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүне күздә тоткан дәүләт проекты буенча үзмәшгульләр саны күрсәткечен 2,2 тапкыр узып киткән. Бу нәтиҗәгә дәүләт ярдәме чаралары исәбенә ирешелде.

Әйтик, узган елда 30га якын үзмәшгуль кеше муниципаль субсидияләр алган, микрокредит компанияләре ташламалы ставка буенча 7,2 миллион сумлык займ рәсмиләштергән. «Минем бизнес» үзәге 971 үзмәшгуль кешегә мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәткән.

Үткән ел нәтиҗәләре буенча 60тан артык үзмәшгуль дәүләт ярдәме белән Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге конгресс-күргәзмә чараларында бушлай катнашу мөмкинлегенә ия булды. Шулай ук Башкортстанның 70 остасы һәм һөнәрчеләре каталогы бастырылды. Җыентыкта кул эшләнмәләренең иң яхшы үрнәкләре, аларның тасвирламасы һәм республиканың Халык-сәнгать кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге осталарының контакт белешмәләре урнаштырылган.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: