+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 гыйнвар 2022, 15:50

Ярмәкәйдә өй туйлыйлар!

Ярмәкәй районы территориясендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге программаның төп максаты — илебез авылларында лаеклы тормыш шартлары булдыру.

Ярмәкәйдә өй туйлыйлар!Ярмәкәйдә өй туйлыйлар!
Ярмәкәйдә өй туйлыйлар!

Бүген районда программаны гамәлгә ашыру кысаларында тагын 4 гаилә фатир алды. Әлеге программа буенча төзелгән йортларның берсе Иске Турай авылында урнашкан. Аның бәясе 3 миллион 957 мең сум тәшкил иткән. Шуларның 18,5 проценты — эш бирүче Раил Латыйпов хуҗалыгы тарафыннан, 80 проценты федераль бюджеттан һәм 1,5 проценты урындагы бюджеттан түләнгән. Йортның гомум мәйданы —126 квадрат метр.

Ике фатирлы бу йортта Сапкуловлар гаиләсе бәхетле булды. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Руслан ике ул үстерәләр. Руслан инде 5 ел - Раил Латыйповның крестьян-фермер хуҗалыгында тракторчы, ә Гүзәл социаль приютта пешекче булып эшлиләр. 13 ел элек алар Октябрьский шәһәреннән Иске Турай авылына күченеп, шул вакыттан бирле туганнары йортында яшәгән. Аларның гаиләсе өчен яңа йорт - зур шатлык.

Иске Турай авылында икенче фатир ачкычын урындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раил Латыйповның гаиләсе алды. Районның агросәнәгать комплексында ул 20 елдан артык эшли инде. Аның хуҗалыгында үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр. Крестьян-фермер хуҗалыгы 2500 гектар җир эшкәртә. Раил Рәсим улы — социаль юнәлешле эшкуар. Хатыны белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Әлеге программа буенча тагын бер йорт Усман-Ташлы авылында төзелгән. Аның мәйданы - 108 квадрат метр, бәясе — 3 миллион 392 мең сум, шуның 18,5 процентын «Байрак " җәмгыяте керткән. Әлеге йорттагы бер фатир ачкычын Екатерина Андреева алды. Хәзерге вакытта ул «Байрак» җәмгыятенең сөтчелек фермасында лаборант булып эшли, элек бозау караучы булган.

Екатерина ике бала тәрбияли. Һәр иртәдә ул Иске Шах авылыннан эшкә килеп җитә. Аның кызына да башка авылга автобус белән йөрергә туры килә. Әмма хәзер фатир барлыкка килү белән бу проблемалар хәл ителде, гаилә инде иртәгә күченеп киләчәк. Алмаз балалар бакчасына барачак.

Яңа фатир ачкычларын бәхетле өй туйлаучыларга район хакимияте башлыгы Илшат Райманов тапшырды. Ул чын күңелдән гаиләләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлады.

Фото: Энҗе Шәфыйкова

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас