

"Хәрби пенсионерларның һәм аларга тиңләштерелгән кешеләрнең пенсияләрен агымдагы елның 1 гыйнварыннан индексацияләргә тәкъдим итәм, һәм, алдан каралганча, 4 процентка түгел, ә югарырак темп белән - барлык башка пенсионерлар өчен кебек үк, 8,6 процентка", - диде Путин.
Президент бу карарны "иң якын арада" тормышка ашырырга йөкләде, шул исәптән "тиешле акчаны гражданнар якындагы пенсияләр белән бергә алсын өчен гыйнвар өчен түләнгән пенсияләрне яңадан исәпләргә кирәк", диде ул.
Фото: iz.ru