Үткән елда Башкортстан халкы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан 2,5 миллионнан артык өземтә сораган. Бу, 2020 елдагыга караганда, 25 процентка күбрәк. Шул ук вакытта 90 проценттан артык очракта физик һәм юридик берәмлекләр мондый өземтәләргә электрон рәвештә заказ бирә.
- Республикада яшәүчеләр еш кына аерым кешенең Русия территориясендә булган күчемсез милек объектларына хокуклары турында өземтәләргә заказ бирә – мондый документлар 1,1 миллионга якын бирелгән, - дип хәбәр итте Башкортстан буенча Кадастр палатасының ЕГРН алып баруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Алия Мөхәммәдьярова. - Шулай ук, төп характеристикалар һәм күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар (якынча 417 мең документ), күчемсез милек объекты турында (478 меңнән артык) өземтәләргә ихтыяҗ зур. Моннан тыш, төбәк халкы һәм эшкуарлары 178 меңнән артык күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында өземтә алды, ул бушлай бирелә.
Шулай ук былтыр төбәк Кадастр палатасы 82 мең территориянең кадастр планын, төзелештә өлешләтә катнашу килешүләре турында 3,5 меңнән артык һәм хокук билгеләү документларын карап тоту турында 21 меңнән артык өземтә биргән.
Фото: iv-proect.ru