+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
27 гыйнвар 2022, 11:00

Газ килә! Бушлай! Ашыгыгыз!

Хәзер торак йорт урнашкан җир участогына кадәр газүткәргеч бушлай төзелә.

Газ килә! Бушлай! Ашыгыгыз!Газ килә! Бушлай! Ашыгыгыз!
Газ килә! Бушлай! Ашыгыгыз!

Бүген газлаштырылган торак пунктларда яшәүчеләргә газлаштыру (догазификация) үтәргә була, анда газүткәргечне йорт-җир участоклары чикләренә кадәр бушлай кертәләр.

Нәрсә ул газлаштыру?

Газлаштыру - ул йорттагы газ куллана торган җайланмаларны газ челтәрләре өлешчә салынган һәм газ транспортлау башкарыла торган торак пунктлардагы газ бүлү челтәрләренә тоташтыру. Ягъни торак пунктта газүткәргеч бар, әмма газ сезнең йортыгызга кертелмәгән, ди. Шул ук вакытта газ шәхси, гаилә, йорт һәм эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен файдаланылырга тиеш.

Әгәр сезнең йорт газлаштырылган торак пунктта урнашкан икән, сезнең җир участогы чикләренә кадәр газүткәргечне бушлай кертәчәкләр. Җир участогы эчендәге чараларны үткәргән өчен (газ куллану челтәрен төзү, газ җиһазларын, газ исәпләү приборын сатып алу һәм урнаштыру һ.б.) сез үзегез түлисез.

Газлаштыру ни өчен кирәк?

Әйтик, торак пунктта тоташтырылган газүткәргеч бар инде. Элек йорт хуҗаларына тоташтыру өчен участок чикләренә үз акчалары хисабына газүткәргеч салырга кирәк иде, моның өчен барлык кешенең дә мөмкинлеге юк, әлбәттә. Нәтиҗәдә, торак пунктта газ бар иде, ләкин күбесе аны үз йортларына кадәр тоташтыра алмады һәм күмер яисә утын ягуын дәвам итте. Хәзер исә торак йорт урнашкан җир участогына кадәр газүткәргеч бушлай төзелә. Газлаштыру программасы кысаларында тоташтыру өчен тиешле норматив актлар 2021 елның көзендә кабул ителде.

Газлаштыру программасы кысаларында мин тоташа аламмы?

Газлаштыру өчен шартлар:
Башкортстан "Росреестр"ында аңлатуларынча, хуҗалар кадастр исәбенә куярга һәм үз милекләренә – җир участогына, йортка хокукларны теркәргә һәм кулларында тиешле документлар булырга тиеш. Әгәр милекченең андый документлары юк икән, газлаштыру тәртибендә тоташтыру өчен йорт хуҗасына башта җир участогына һәм йортка башка хокукны рәсмиләштерергә һәм шуннан соң гариза бирергә кирәк.

Җир участогының кадастр исәбен алып бару өчен кирәкле документлар булып межалау планы тора, йортны кадастр исәбенә алу өчен – техник план кирәк. Бу документларны кадастр инженерлары әзерли.

Сезнең торак пунктының газлаштыруга эләгү-эләкмәвен connectgas.ru дигән Бердәм газлаштыру операторы сайтында тикшерергә мөмкин. Башкортстанда 2,5 мең торак пункттагы 177 мең йорт газлаштыруга эләгә.

Газлаштыруга ничек гариза бирергә?

Газлаштыру кысаларында газ куллана торган җиһазларны газ бүлү челтәренә тоташтыру турында килешү төзү гаризасын түбәндәге ысулларның берсе белән бирергә мөмкин:
1. Бердәм газлаштыру операторы порталында connectgas.ru
2. Сайттагы шәхси кабинет аша bashgaz.ru
3. «Газпром газ бүлү Уфа» акционерлар җәмгыяте клиент үзәкләрендә
4. Күпфункцияле үзәк офисларында
5. "Дәүләт хезмәтләре" порталында.

Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк булачак:
милек хокукын, яки законда каралган башка хокукны раслаучы документлар;
тоташтырыла торган йортның урнашуы һәм җир участогының чикләре күрсәтелгән ситуацион план – график-схема, торак пунктының атамасы күрсәтелгән булырга тиеш. Моның өчен ачык кадастр картасы, яки Интернет эзләү системалары картасы фрагментын кулланырга мөмкин;
паспорт, СНИЛС, ИНН.

Әгәр гариза һәм документлар дөрес рәсмиләштерелгән булса, киләсе 30 календарь көн эчендә сезгә тоташтыру турында 3 экземпляр килешү җибәреләчәк. Кул куйганнан соң, килешүне газ бүлү оешмасына кире кайтарырга кирәк.

Милекче нәрсәләр түли, Башкортстанда газлаштыру буенча нинди ташламалар каралган?

Бушлай газны җир участогы чикләренә кадәр генә китерәләр. Арытаба йорт хуҗасы аны үз хисабына алып бара. Хуҗа кеше шулай ук газ җиһазларын да сатып ала. Участок эчендәге эшләрнең якынча бәясен connectgas.ru сайтының Калькулятор бүлегендә санарга мөмкин.

Сорауларыгыз булса, турыдан-туры «Газпром газораспределение Уфа " акционерлар җәмгыяте белгечләренә түбәндәге телефон аша шалтыратырга мөмкин: 8 800 347 8 800.

Фото Башинформ.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас