

1 февральдән кайбер социаль түләүләр 8,4 процентка индекслана. Бу хакта кичә Русия Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр. Индекслау коэффициенты - 1,084.
Бу хакта карарны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Бу түбәндәге түләүләрне үз эченә ала:
ветераннарга;
Русия Геройларына;
инвалидларга;
чернобыльчеләргә;
производствода зыян күргән гражданнарга;
бала туганда бер мәртәбә бирелә торган пособие;
баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие;
бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие.
Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, беренче балага ана капиталы күләме дә артачак - 483,9 мең сумнан 524,5 мең сумга әйләнәчәк ул, шулай ук бу түләү икенче һәм аннан соңгы балаларга - 693,1 мең сумга кадәр артачак.
Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, 2018 елдан социаль түләүләр елына 1 февральдән бер тапкыр индекслана.
Фото: online-buhuchet.ru