+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 февраль 2022, 11:05

Файдага булсын инде

Сабыйларны ата-аналарыннан аермасыннар иде дә бит…

Файдага булсын индеФайдага булсын инде
Файдага булсын инде
Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил сайтыннан мәгълүм булуынча, 1 февральдә республиканың Мәләвез районында «Безнең балалар» гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү хәйрия фонды Президент грантлары фонды финанс ярдәме белән «Гаиләне каршылап» пилот проектын башлап җибәрә.

Оештыручыларның төп максаты - 5 яшькә кадәр балаларның ата-аналары белән аерылышу һәм ятим балалар учреждениесенә җибәрелү кебек социаль ятимлек очракларын булдырмау. Сүз нәкъ менә авыр тормыш хәле аркасында социаль иминлек бозылуның башлангыч стадиясендә булган гаиләләр турында бара. Моның өчен опека органнары һәм «Гаилә» ресурс үзәге белән берлектә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне билгеләү һәм аларга «очрак белән эш» дип аталучы махсус технология буенча комплекслы ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
"Гаилә" ресурс үзәге мәгълүматлары буенча, бу районда шушы социаль иминлек этабында 63 гаилә балалары белән исәптә тора.

Фото deti.gov.ru

 

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас