+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
14 февраль 2022, 14:30

Башкортстанда остазлыкның төбәк моделен өйрәнделәр

Уфада «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт хезмәте укыту үзәге оештырган «Мастер-остаз эш урынында: нәтиҗәле белем бирү траекториясе 50+» Бөтенрусия сессиясе булды.

Башкортстанда остазлыкның төбәк моделен өйрәнделәрБашкортстанда остазлыкның төбәк моделен өйрәнделәр
Башкортстанда остазлыкның төбәк моделен өйрәнделәр
Фикер алышуның темасы - кадрлар потенциалын үстерү һәм кадрлар әзерләүнең нәтиҗәле процессларын, остазлык системасын гамәлгә кертү.

- Карала торган теманың мөһимлеген билгеләп үтәсе килә, чөнки эш урынында остазлык мәшгульлекне тәэмин итүнең, белем һәм күнекмәләрне тапшыруның нәтиҗәле технологиясе, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк булган хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итү инструменты булып тора. Башкортстан остазлыкның, укытуның нәтиҗәле практикаларын куллану буенча уңай тәҗрибәгә ия һәм бу юнәлештә нәтиҗәле инструментлар эзләп табарга омтыла, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Гамәли өлеш (дизайн-сессия) дизайн-фикерләү нигезендә остазлыкка өйрәтү өлкәсендә яңа идеяләр һәм карарлар эзләүгә юнәлтелгән иде. Аннары Brainstorming дигән остазлык системасын үстерү проблемалары турында фикер алышу, шулай ук проектларны проект төркемнәре лидерлары тарафыннан яклау булды.

фото: правительстворб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас