+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
15 февраль 2022, 14:00

Дәүләт социаль хезмәтләре күрсәтәчәк оешмаларны сайлап алырга мөмкин

2022 елдан башлап Башкортстан халкы дәүләт социаль хезмәтләре күрсәтәчәк оешмаларны мөстәкыйль рәвештә сайлый алачак. Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән акчаларны кемгә тапшырырга икәнен әлегә өч ведомствоны: Туризм буенча дәүләт комитеты, Спорт министрлыгы һәм Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгын сайлап алырга мөмкин булачак.

Дәүләт социаль хезмәтләре күрсәтәчәк оешмаларны сайлап алырга мөмкинДәүләт социаль хезмәтләре күрсәтәчәк оешмаларны сайлап алырга мөмкин
Дәүләт социаль хезмәтләре күрсәтәчәк оешмаларны сайлап алырга мөмкин

Дәүләт социаль хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итүчене сайлау социаль заказ турындагы федераль законны (189-ФЗ) апробацияләү нәтиҗәсендә мөмкин булачак, ул Русиянең берничә төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда сынау рәвешендә кертелә.

Иҗтимагый палата әлеге пилот проектын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны күзәтәчәк.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Азамат Янбердин бу өлкәдә 2022 елда үзара хезмәттәшлек итүнең тиешле планын имзаладылар.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас