+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 февраль 2022, 16:33

ЦУР: Башкортстанда кешеләрнең бәласенә битараф булмаган халык яши

Хәзер моңа аеруча мохтаҗларга – Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан эвакуацияләнгән хатын-кызларга, балаларга, өлкәннәргә яшәү урыны, эш бирергә, аларны ашатырга һәм башка төрле ярдәм күрсәтергә әзерләр.

ЦУР: Башкортстанда кешеләрнең бәласенә битараф булмаган халык яшиЦУР: Башкортстанда кешеләрнең бәласенә битараф булмаган халык яши
ЦУР: Башкортстанда кешеләрнең бәласенә битараф булмаган халык яши
Гуманитар ярдәм җыю турында Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында игълан иттеләр. Мәсәлән, Шаран районы хакимияте башлыгы Фидан Ишемгулов хәтергә төшергәнчә, республиканың эвакуацияләнгән халык белән эшләү тәҗрибәсе бар инде – 2014-15 елларда без Украинадан 2500 кешене кабул иттек. Бу юлы да ярдәм итәргә әзербез.

Социаль челтәрләрдә Межгорье халкы эвакуацияләнгән кешеләр үзләренә кирәкле әйберләрне ала алсын өчен акча белән ярдәм итәргә тәкъдим иткән.

Белоретта гуманитар ярдәм җыю пункты һәр көнне 9:00дән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Биредә тиз бозылмый торган азык-төлек җыелмалары, башка әйберләр кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада эвакуацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен оператив штаб булдырылды. Безнең республикага киләчәк Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы медицина ярдәменә, вакытлыча яшәү урынына, эшкә исәп тота ала.

Уфада "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге каршындагы Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы эшли. Кием-салым, азык-төлек, шәхси гигиена чараларын Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17 адресы буенча алып килергә мөмкин. Штаб Колл-үзәгенең телефон номеры: 8-800-289-03.

Безнең республикага килгән эвакуацияләнүчеләргә ярдәм итәргә теләсәгез, республика Ситуацион үзәгенең телефоны буенча (8 (347) 218-19) шалтыратыгыз. Шалтыратулар көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Моннан тыш, сез Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте һәм Башкортстан ЦУРының социаль челтәрендәге сәхифәләрендә теләсә нинди постка карата комментарийларда яза аласыз.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас