

Бу республика халкын борчый – мондый мөрәҗәгатьләр Башкортстан белән идарә итү үзәгенә эләгә.
Без, Башкортстан ЦУРы, бу хәлне ачыкладык һәм җавап бирәбез: 2022 елның гыйнварыннан балалы гаиләләр пособиеләрнең бер өлешен социаль яклау органнары аша түгел, ә Русия Пенсия фонды аша ала. 1,5 яшькә кадәр балалар өчен түләүләрне дә.
Пособиеләр алдагы ай өчен түләнә, ягъни март аенда - февраль, апрель аенда - март өчен һ. б. Моның өчен документ-нигез - Русия Хезмәт министрлыгының 29.09.2020 елдагы № 668-п боерыгы бар.
Тик ни өчен гыйнварда барысы да башкача булды һәм пособиеләрне шул ук айда алдылар? Чыннан да, гыйнвар аенда түләүләрне вакытыннан алда күчерделәр, әмма бу искәрмә иде.
Гаиләләрнең бер өлеше түләүләрне 2022 елның февралендә алды, әмма алар ай саен бирелә торган пособиеләргә документларны гыйнвар-февральдә рәсмиләштерүчеләр генә.
Тулырак сылтама буенча :https://pfr.gov.ru/grazhdanam/mery_podde…