+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 март 2022, 16:58

Чүп-чар чыгарылмаса, ЦУРга мөрәҗәгать итегез!

Башкортстан ЦУРында чүп реформасы темасын еш күтәрәбез: анда интеграцияләнгән "ТКО-Башкортстан" системасы эше, республика Экология министрлыгы, муниципалитетлар һәм төбәк операторлары белән берлектә табарга мөмкин булган системалы карарлар турында сөйлибез.

Чүп-чар чыгарылмаса, ЦУРга мөрәҗәгать итегез!Чүп-чар чыгарылмаса, ЦУРга мөрәҗәгать итегез!
Чүп-чар чыгарылмаса, ЦУРга мөрәҗәгать итегез!
Бүген бу темага хәл ителгән инцидентларның берсе турында язып үтәбез. 16 февральдә Миякә районында яшәүче хатын-кыз контейнер мәйданчыгы фотоларын социаль челтәрләрдә бастырып чыгарды. Анда - баклар әйләнгән, тирә-якта чүп-чар, кар чистартылмаган.

Һәрвакыттагыча, Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне район хакимиятенә юллаган. 18 февральдә коллегалар социаль челтәрләрдә башкарылган эшләр турында сөйләделәр: "Контейнер мәйданчыгына керү юлы чистартылды, чүп-чар җыештырылды фотография элеп куелды".

Әгәр дә сезнең ишегалдында чүпне күптән чыгармасалар, контейнерлар ватылган яки әйләндерелгән, ә кар аркасында аларга барып җитү мөмкинлеге юк икән, бу хакта безгә - Башкортстан ЦУРына хәбәр итегез.

Шулай ук, регоператорларга шалтыратырга мөмкин:
"Спецавтохозяйство" преприятиесе: 8-800-347-8003 (07.00дән 20.00 сәгатькә кадәр) һәм 8-986-704-40-88 номеры буенча "WhatsApp"ка язарга мөмкин.

"Дюртюлимелиоводстрой" предприятиесе: 8-800-222-72-40 (8:00 дән 17: 00 сәгатькә кадәр).

"Экосити" оешмасы: 8 (347) 298-04-90; 8-965-939-49-00 (Билайн); 8-989-959-49-00 (МТС) һәм 8-937-497-49-00 (Мегафон).

"Экология Т" оешмасы : 8-800-250-01-85; 8 (347) 2-44-03 (06.00дән 20.00 сәгатькә кадәр).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас