+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
4 март 2022, 06:05

Халыкның керем дәрәҗәсе борчылу тудыра

Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина Гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Халыкның керем дәрәҗәсе борчылу тудыраХалыкның керем дәрәҗәсе борчылу тудыра
Халыкның керем дәрәҗәсе борчылу тудыра

Утырышта былтыр министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Аерым алганда, сүз халыкка ярдәм итү һәм социаль түләүләрне индексацияләү чаралары турында барды.
Ведомство мәгълүматлары буенча, узган ел Башкортстанда социаль түләүләрнең гомум күләме 30 миллиард сум тәшкил иткән, бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк. Түләүләрнең өчтән бер өлеше республика бюджеты акчалары исәбенә финансланган. Башкортстанда миллион ярымга якын кеше социаль ярдәм чараларын ала, шуларның 455 меңе — өлкән буын вәкилләре.
— Министрлыкка зур эш йөкләнгән. Республика халкына социаль ярдәм күрсәтү системасының нәтиҗәлелеге аны оештыруга бәйле, — диде Тамара Тансыккуҗина. — Халыкның керем дәрәҗәсе депутатларда зур борчылу тудыра. Русия Президенты Владимир Путин ярлылыкны җиңү бурычын куйды. Бу юнәлештә депутатлар корпусына министрлык белән берлектә зур бурычлар комплексын хәл итәргә туры киләчәк.

 

Аучылык һәм умартачылык – депутатлар контролендә

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышы узды. Утырышны комитет рәисе Флүр Уразмәтов алып барды.
Депутатлар республиканың Контроль-исәп палатасының былтыргы эшчәнлеге турында отчет тыңлады. Доклад белән палата аудиторы Владимир Малков чыгыш ясады.
Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров ”Башкортстан Республикасында аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау турында” (14.07.2010 ел, № 295-з) Законының үтәлеше турында мәгълүмат бирде.
Комитет әгъзалары “Башкортстан Республикасының “Умартачылык турында” Законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү турында” Башкортстан Республикасы Законының 6 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” законнар проектлары өстендә эшне дәвам итте.
Беренче укуда карауга “Токымлы терлекчелек турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Ветеринария турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” законнар проектлары тәкъдим ителде.

 

Фото:  posobie-expert.com 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас