+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
4 март 2022, 06:00

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ничек якланган?

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының социаль хәле: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына “түгәрәк өстәл” узды. Парламентның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты оештырган чараны комитет рәисе Салават Харрасов үткәрде.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ничек якланган?Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ничек якланган?
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ничек якланган?

“Түгәрәк өстәл” “Сугышчан туганлык” Бөтен­русия ветераннар иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге мөрәҗәгате буенча оештырылды. Тема буенча фикер алышуда депутатлар, республиканың Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары, “Башкортстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертиза баш бюросы” учреждениесе, Русия Пенсия фондының төбәк бүлекчәсе, Русия Әфганстан ветераннары берлегенең республика оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
— Безнең республика территориясендә хәзерге вакытта Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан биш меңнән артык кеше һәм Төньяк Кавказда конституцион тәртип урнаштыру буенча контртеррорчылык операциясендә катнашкан 20 меңгә якын кеше яши, — диде Салават Харрасов. — Аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау — Башкортстандагы дәүләт сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына социаль ярдәм күрсәтүнең төрле аспектлары, шул исәптән медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәм капиталь булмаган гаражлар төзү өчен җир участокларыннан түләүсез файдалану хокукын гамәлгә ашыру турында фикер алышты, шулай ук инвалидлык сәбәпләрен билгеләү тәртибен һәм соңгы өч елда хәрби хезмәткәрләргә үткәрелгән медицина-социаль экспертизаның төп күрсәткечләре мәсьәләсен карады.
Фикер алышу барышында сугыш хәрәкәтләре ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә кайбер проблемалар ачыкланды. Аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. 4 мартка кадәр профильле парламент комитетына кергән һәм керәчәк барлык тәкъдимнәр анализланачак һәм “түгәрәк өстәл” тәкъдимнәрендә чагылыш табачак.

фото: vysotarb.ru  

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас