+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
12 март 2022, 08:00

Башкортстанда диспансерлау тергезелде

Республика халкына моңа бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Башкортстанда диспансерлау тергезелдеБашкортстанда диспансерлау тергезелде
Башкортстанда диспансерлау тергезелде
Республикада бер айлык тәнәфестән соң планлы медицина тикшерүе һәм халыкны диспансерлау тергезелде. Искәртеп узабыз, гыйнвар ахырында омикрон белән авыручылар саны арту сәбәпле, поликлиникаларга йөкләнеш кискен артты һәм бу эшне туктатып торырга туры килде. Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, хәзер хәл тотрыкланды, чикләүләрне гамәлдән чыгарырга да мөмкин. График буенча, ел ахырына кадәр миллионнан артык төрле яшьтәге кеше үз сәламәтлеге торышын тикшертергә тиеш.

Медицина тикшеренүеннән ул нәрсә белән аерыла?

Диспансерлау – профилактик тикшерү, ул кешенең сәламәтлегенә бәйле күп кенә проблемаларны ачыкларга ярдәм итә.
Ул авыруларны, шул исәптән куркынычларын да, иртә стадиядә, әле берни дә сизелмәгәндә үк табарга ярдәм итә. Медицина тикшеренүеннән аермалы буларак, диспансерлау бушлай һәм бары тик ирекле рәвештә генә үткәрелә: аны узу – кешенең хокукы, ә бурычы түгел.
Сез үз поликлиникагызга киләсез, табибларны узасыз, терапевт билгеләгән анализларны бирәсез һәм тикшеренүләр үтәсез. Яшькә карап, тикшеренүләр исемлеге төрле, әмма гадәттә аңа УЗИ, флюорография, ЭКГ һәм башка тикшеренүләр керә. Кирәк булган очракта, терапевт диспансерлауның икенче этабына юллама бирәчәк. Бу – проблемалы урыннарны тирәнтен тикшерү. Кан анализы, сатурация һәм ЭКГ сәламәтлектә тайпылышлар барлыгын күрсәткән очракта, коронавирус белән рәсми рәвештә чирләп терелгән кешеләр тирәнтен диспансерлауны уза ала. Тикшеренүне терапевт билгели.
Әгәр дә бу анализларны түләүле клиникаларда ясасалар, алар өчен ким дигәндә 20 мең сум акча түләргә туры киләчәк, ә монда барысы да түләнгән, сезне тикшеренүгә тиешле акча бүленгән. Өстәвенә, тәҗрибә күрсәтүенчә, кайбер пациентларга бик кыйммәтле тикшеренүләр билгеләнә. Ә диспансерлау кысаларында алар барысы да бушлай.

Әлегә үзен сиздертмәгән авыруларны ачыклый

Диспансерлау вакытында еш кына кешеләрдә әлегә үзен сиздертмәгән авырулар табыла. Чирне ул көчәйгәнче үк табу яхшы, чөнки дәвалану күпкә җиңелрәк булачак.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, узган ел Башкортстанда яшәүчеләрдә диспансерлау барышында 21 – туберкулез, 575 – яман шеш, 1814 – шикәр диабеты, 12 меңгә якын – кан басымы югары булу белән бәйле авырулар һәм 2,5 мең йөрәкнең ишемик авыруы очраклары ачыкланган. 30 меңнән артык кешене – шифаханәләргә, 716 кешене – югары технологияле медицина ярдәме алу өчен, 16 меңен өстәмә диагностик тикшеренүләргә җибәргәннәр.
Алтын кагыйдә бар: безнең сәламәтлек – 30 процентка табигать биргәненә, 20 процентка – медицинага һәм 50 процентка үзебезгә бәйле. Ягъни сәламәт озын гомерле булу, беренче чиратта, үзебезгә бәйләнгән.

Кайсы елда туганнарга кагыла?

Медицина тикшеренүен 18 яшьтән башлап һәр өч ел саен узарга кирәк. Быел чиратта 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998, 2001 һәм 2004 елларда ту­ган кешеләр. Туган көнне көтәргә кирәкми. Сезгә 30 яшь декабрьдә генә тулган очракта да тикшере­нүләрне хәзер үк узарга мөмкин. 40 яшьтән соң медицина тикшеренүен ел саен узарга була.

Ничек язылырга?

Моның дүрт юлы бар:
* 122 телефоны буенча,
* “Дәүләт хезмәтләре” аша,
* “Табибка” мобиль кушымтасы аша,
* поликлиника регистратурасында.

Моның өчен көн биреләме, әллә отгул алыргамы?

Диспансерлау – ул дәвалау түгел, моның өчен “больничный” рәсмиләштермиләр һәм пособие түләмиләр, әмма уртача хезмәт хакы сакланган көн бирәләр. Ә эшләүче пенсионерларга һәм пенсиягә биш ел калучыларга уртача хезмәт хакы сакланган ике көн ял бирелә. Болар барысы да Русия Хезмәт кодексының 185.1 – “Диспансерлау узганда хезмәткәрләргә гарантияләр” мәддәсендә язылган.
Үз белдегең белән медосмотр үтәргә барырга ярамый – моны прогул дип санарга мөмкиннәр. Башта җитәкчелекне кисәтегез, диспансерлау узыгыз һәм терапевттан поликлиникада булуыгыз турында белешмә алыгыз.
Шуны истә тотыгыз, диспансерлау үтүгә бер көн генә җитмәскә мөмкин. Ихтимал, моның өчен икенче көнне үз исәбегезгә алырга туры килер, ә белешмәсез эштә булмау прогул буларак саналырга мөмкин.
Эш вакытында диспансерлау узу – хезмәткәрнең бурычы түгел, ә хокукы. Әгәр ял алу мөмкинлеге юк икән, табибларны шимбә көнне узарга һәм ике ял урынына бер генә ял алырга мөмкин. Әмма диспансерлау өчен файдаланылмаган көннәрне туплау, аларны озайлы ялга кушу, киләсе елга күчерү яки аның өчен акча алу хокукы каралмаган. Әгәр дә сез аларны быел кулланмыйсыз икән, алар юкка чыга.
Мәсәлән, сезгә хәзер 33 яшь, сез диспансерлау үтәргә хокуклы. Әгәр сез бу елны үткәрәсез икән, киләсе елга мондый хокуктан файдаланып булмаячак, 36 яшьне көтәргә туры киләчәк.

Кемнәр чиратсыз уза ала?

1) Хезмәт геройлары;
2) Бөек Ватан сугышы инвалидлары, анда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары;
3) сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
4) Ленинград блокадасын кичерүчеләр;
5) элекке балигъ булмаган концлагерь тоткыннары;
6) Русиянең мактаулы донорлары;
7) радиация һәлакәтләре вакытында зыян күрүчеләр;
8) сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр;
9) реабилитацияләнгән кешеләр;
10) I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас