+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
14 март 2022, 10:25

Адреслы социаль ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр бар

Республика 2020 елда гражданнарның реаль керемнәрен арттыруга һәм ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметүгә юнәлтелгән проектны гамәлгә ашыручы 20 пилот төбәкнең берсе булып торды.

"Ул социаль контракт (алга таба – АСПК) нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү кысаларында тормышка ашырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, былтыр федераль бюджеттан финанслана торган яңа чара «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару» булды, аның кысаларында АСПК алучысын һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында мәҗбүри рәвештә теркәгәндә 100 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү каралган иде. Әлеге чараны гамәлгә кертү узган елда АСПКны гамәлгә ашыруга финанслау күләмен арттырырга ярдәм итте.

Моннан тыш, «Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» чарасы буенча финанслау күләме арттырылды, бу төзелгән социаль контрактларның санын 2 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде", - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә.

Үткән елда 4 734 социаль контракт планлаштырылган булса, 5102 төзелгән, алар 20 132 гражданны колачлый. Иң яхшы нәтиҗәләрне Әбҗәлил, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Дуван, Иглин, Караидел, Кырмыскалы, Кыйгы һәм Туймазы районнары, шулай ук Стәрлетамак һәм Уфаның Октябрь районнары күрсәткән.

Министр белдерүенчә, АСПК программасы буенча узган елда 486,6 миллион сум үзләштерелгән, шуның 428,3 миллион сумы — федераль бюджет акчалары (88%), 58,3 миллион сумы Башкортстан бюджетыныкы (12%).

Куелган бурычларга ирешү өчен АСПК кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар буенча урыннарда министрлык, район һәм шәһәр хакимиятләренең ведомство буйсынуындагы структураларының уртак эше оештырылган. Башкортстанда адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасы мөмкинлекләрен киңәйтергә ниятлиләр, ул гамәлдәге эшкуарларга да күрсәтеләчәк.

“Әгәр элек салым органында теркәлмичә эшли башлаган эшкуарларга гына ярдәм күрсәтелсә, агымдагы икътисади хәл шартларында без гамәлдәге шәхси эшкуарларга да ярдәм итәргә һәм аларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирергә телибез. Норматив хокукый актка тиешле үзгәрешләр әзерләнде", — диде Ленара Иванова.

Министр белдерүенчә, Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында яшь эшкуарларга ярдәм итү һәм консультация бирү өчен җаваплы кешеләр билгеләнәчәк.

Фото: mse116.ru

Адреслы социаль ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр бар
Адреслы социаль ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр бар
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас