+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
15 март 2022, 10:00

Эшчеләр "простой"да, ләкин кыскартылмаган

Башкортстанда әлегә Көнбатыш санкцияләре белән бәйле рәвештә эшне туктаткан чит ил предприятиеләренең берсе дә штатны кыскарту яки юкка чыгару турында белдермәде, дип хәбәр итте бүген Башкортстан Хөкүмәтенең "ВК" рәсми сайтындагы туры эфирда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

«Без көн саен вәзгыятьне күзәтәбез. Сәүдә компанияләре, челтәрләр, туклану предприятиеләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе эшчәнлеген туктатып тору турында белдерә. Безнең законнар нигезендә, бу - икътисади, технологик, техник яки оештыру характерындагы сәбәпләр аркасында эшне вакытлыча туктатып тору, ягъни "простой".

Эш бирүчегә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында эшне туктатучы предприятие хезмәткәрләре өчен вакыйгалар үсешенең алга таба мөмкин булган вариантлары нинди булырга мөмкин? Хезмәт кодексы буенча, "простой" вакытында хезмәткәрләргә тариф ставкасының, окладның кимендә 2/3 проценты күләмендә түләнергә тиеш. Әгәр хезмәткәр бу очракта хезмәт хакын саклап калмыйча, ялга китсә, законлы түгел. Һәм өченчесе — эштән азат ителүгә бәйле рәвештә кыскарту. Беренче вариант, "простой"га бәйле түләү, монда иң яхшысы булырга мөмкин", - диде Ленара Иванова.

Элегрәк әлеге министрлык хәбәр иткәнчә, 2022 елның 10 мартына эштән азат итү куркынычы астында булган хезмәткәрләр саны 14,2 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 3 меңе — "простой"дагы кешеләр.

Барлык килеп туган сораулар буенча, шул исәптән хезмәт хокукларын бозу буенча, Башкортстанда яшәүчеләр Дәүләт хезмәт инспекциясенең кайнар элемтә телефонына көн саен (7(347) 277-87-02) 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Уфа шәһәре, Большая Гражданская ур., 24 адресы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, Башкортстанда шундый ук федераль проект кысаларында "Объясняем. Башкортостан" электрон ресурсы эшли. Төрле сорауларга, шул исәптән хезмәт законнары буенча да, җавапларны проектның социаль челтәрләрендә "ВКонтакте", "Одноклассники", "Телеграм-канал", "Вайбер" сылтамалары буенча белергә була.

Хәзерге вакытта Башкортстанның вакансияләр банкында 48 мең вакансия бар. Процент ягыннан эшчеләр өчен буш урыннар өстенлек итә — 67%, хезмәт хакы яшәү минимумыннан югарырак булган вакансияләр - 97% тәшкил итә. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты - 0,5%.

Эш эзләү һәм персоналны сайлау өчен «Работа в России» порталы эшли, анда Башкортстан Республикасы хезмәт базары вакансияләре дә тәкъдим ителгән.

Эшчеләр "простой"да, ләкин кыскартылмаган
Эшчеләр "простой"да, ләкин кыскартылмаган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас