+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 март 2022, 09:00

Пенсияләр артачак

Тик әлегә бөтен кешегә дә түгел. Ә кемнәргә?

Пенсияләр артачак
Пенсияләр артачак

1 апрельдән илдә социаль пенсия 7,7 процентка индексацияләнәчәк һәм аена уртача 800 сумга артачак.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр картлык буенча страховка пенсиясен билгеләү өчен тиешле расланган стажлары яисә баллары булмаган кешеләргә түләнә. Мондый пенсияләр гадәтиеннән 5 елга соңрак, ягъни 70 һәм 65 яшьтә билгеләнә. Шулай ук бу түләүләрне инвалид һәм туендыручысын югалткан русиялеләр дә ала. Гомумән алганда, илдә аларны 3,2 миллион граждан ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: пенсияләр һәм социаль түләүләр индексациясе автоматик рәвештә бара, пенсионерларга моның өчен Пенсия фондына гаризалар бирергә кирәкми.

2021 елда социаль пенсияләр 3,4 процентка арткан һәм 10 183 сумга җиткән. "Индексациянең күләме аз булу аның беркайда да һәм беркайчан да эшләмәгән, хезмәт стажы булмаган һәм элек дәүләт страховка пенсиясенә хокукы булмаган кешеләргә тәгаенләнүенә бәйле», - ди Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Алексей Зубец.

Аның сүзләренә караганда, андый кешеләр арасында асоциаль, яки кәеф-сафалы тормыш рәвеше алып баручы персонажлар да күп.

«Шуңа бәйле рәвештә, социаль пенсияләр дәүләт тарафыннан калдык принцибы буенча түләнә", - ди эксперт.

Башка пенсионерлар турында әлегә хәбәр юк. Аларга ул, бәлки, бер тапкыр бирелә торган максатлы түләүләр рәвешендә түләнер. Әйтик, былтыр Дәүләт думасына сайлаулар алдыннан булган кебек, һәрберсенә 5 яисә 10 мең сум бирелә ала.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: