+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 март 2022, 11:15

Үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ

Русия Президенты Владимир Путин социаль учреждение хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтергә кушкан иде.

Үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ
Үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ

Шушы көннәрдә ковид белән чирләгән авыручылар белән эшләүче социаль хезмәткәрләр өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Тиешле боерыкны Русия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

«Авырулар темпы кими, шул ук вакытта барлык пациентлар да элеккечә кирәкле дәвалау һәм карау алырга тиеш», — дип яза Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

Бүлеп бирелгән акчалар агымдагы елның II кварталында социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләү өчен тотылачак. Бу түләүләрне картлар йортларында эшләүчеләр, инвалидлар өчен интернатлар һәм башка оешмаларда хезмәт күрсәтүчеләр алачак.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: